"Парклар һәм скверлар" акциясе кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чираттагы скандинавия йөреше дәресе оештырылды.
Социаль белгеч Ландыш Фаттахова фикеренчә, скандинавия йөреше өлкәннәр өчен физик күнегүләрнең иң яхшы төрләреннән санала. Ул физик активлыкның бер формасы булып тора һәм барлык яшьтәге кешеләргә туры килә.
Берничә айдан соң скандинавия йөреше белән даими шөгыльләнү яхшы нәтиҗәләр күрсәтә: кәеф, иммунитет күтәрелү, кан басымы нормальләшү, холестерин дәрәҗәсе кимү, һ.б.