Шушы көннәрдә Түбән Камада эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән шәһәркүләм һөнәри юнәлеш бирүче чара узды. Биредә һөнәри белем бирү оешмалары мәктәп укучылары катнашты.
Барлыгы чарада 250 кеше катнашты. Катнашучылар теоретик һәм практик осталыгын, җиңүгә омтылыш, кызыксынучанлык күрсәтте.
Катнашучыларның эшен компетентлы жюри әгъзаләре тикшерде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.