Шушы көннәрдә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты актлар залында Халыкара сукырлар көненә багышланган чара үткәрелде.
Учреждение карамагындагылар зур кызыксыну белән төрле сәбәпләр аркасында күрү сәләтен югалткан сәләтле язучы, шагыйрь, музыкант, җырчыларның иҗаты белән танышты.