ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Инвалидлар Декадасы кысаларында Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларның кул эшләре күргәзмәсе узды.

 

Минзәлә гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә “Сөенеч күзләре белән кара” дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрде. Чарада мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары катнашты.

 

1 декабрь көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак.

"Консульткласс "Аист" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск "Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә яшүсмерләр өчен чираттагы дәрес оештырылды. Әлеге очрашу Бөтендөнья спидка каршы көрәш көненә багышланган иде.

 

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгече Ландыш Фәттахова "Игелекле Казан" ачык форумында катнашты. Әлеге чара Республика башкаласында беренче тапкыр уза.

 


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 6 декабрендә Яр Чаллы Тынычлык проспекты 87/22 адресы буенча КамАЗ мәдәният сараенда физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәреләчәк. Башлана сәгать 10 да.

 

 30 ноябрьнең 2016 елында республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 13909 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан бар. Бу алдагы исәпләр белән чагыштырганда, 264 кешегә азрак.

 

23 нче ноябрьдан алып 29 нче ноябрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 96 кеше моңа кадәр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган. Шулай ук, иң күп эштән киткән 93 азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән.

 

Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Маркетинговый визит" чаралар циклын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Әлеге чара эш бирүчеләрне хезмәттәшлеккә җәлеп итү максатыннан оештырыла.

 

29 ноябрь  көнне «Игелек үзәгенең” өйгә барып социаль  хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында булган инвалидлар белән “Чын күңелдән” дип исемләнгән  кичә үткәрелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International