Бүген Инвалидлар Декадасы кысаларында Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларның кул эшләре күргәзмәсе узды.
Барлык эшләр дә төрле материаллар һәм төрле техника белән ясалган.
Әлеге күргәзмә мөмкинлекләр чикле булуга карамастан сәләт чиксез булуын дәлилләде.