30 ноябрьнең 2016 елында республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 13909 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан бар. Бу алдагы исәпләр белән чагыштырганда, 264 кешегә азрак.
Икътисади актив халык саныннан чыгып билгеләгәндә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,67%ны тәшкил итә.
Мәшгульлек хезмәте органнарыннан килгән мәгълүмат буенча республикада 30531 ачык эш вакансияләре бар. Атна хисабында эш бирүчеләр 2028 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән.
Барлыгы атна хисабына буенча 769 эшсез граждан булган, шуларның 377 – үз теләге белән эштән киткән. Оешмаларны бетерү белән бәйле, яисә хезметкәрләр санын яки штатны кыскарту сәбәпле эшсез дип 43 кеше саналган.