1 декабрь көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак.
Ярминкәдә түбәндәге белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим ителәчәк: кассир, консультант, программист, рәссам-конструктор (дизайнер), мәгълүматлар базасы администраторы, пешекче һ. б. Күрсәтелгән эш урыннарына хезмәт хакы 8 252 сумнан 22 000 сумга кадәр булырга мөмкин.
Чара Түбән Кама ш., адресы: Бызова 20а ур., (222 нче каб.) буенча узачак.
Белешмәләр өчен телефон: (8555) 42-68-00.