Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Маркетинговый визит" чаралар циклын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Әлеге чара эш бирүчеләрне хезмәттәшлеккә җәлеп итү максатыннан оештырыла.
Бүген халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре икътисадый хәл, хезмәт шартлары һәм "Евроокно" ҖЧҖ предприятиесенең эшчәнлеге турында белде.
Чара предприятие җитәкчесе, баш бухгалтер һәм кадрлар хезмәте вәкиле катнашында узды. Катнашучылар юнәлешләр һәм программалар белән танышты.