"Консульткласс "Аист" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск "Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә яшүсмерләр өчен чираттагы дәрес оештырылды. Әлеге очрашу Бөтендөнья спидка каршы көрәш көненә багышланган иде.
Очрашу барышында эпидемиянең таралу тарихы, авыру килеп чыгу гипотезы, вирусның йогу юллары, саклану чаралары, сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алыштылар.
Чара ахырында "Волонтер" отряды вәкилләре яшүсмерләргә спидка каршы көрәшне билгеләүче кызыл тасмалар тапшырды.