Ел саен декабрьненең беренче ункөнендә Инвалидлар көненә багышланган чаралар уза.Бу көнне дәүләт социаль хезмәтләр төрле чаралар һәм хәйрия акцияләре уткәрә.
2016 елның 27 нче ноябре - Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Улисьял мәдәният йорты хезмәткәрләренең “Әбиләр” ансамбле “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә хәйрия концерты белән килде. Концерттагы җырлар, биюләр, шигырьләр әниләр көненә багышланган иде.
Бүген Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөтендөнья спидка каршы көрәш көне уңаеннан мәгълүмат сәгате узды.
3 нче декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак игълан ителде. Гадәттә Татарстан Республикасы башкаласында һәм муниципаль берәмлекләрендә әлеге дата уңаеннан төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.
Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә #ЮмартСишәмбе акциясе кысаларында төрле чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә.
Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар белән карыйлар.
2016 нчы елның 1 нче декабрендә “Мәрхәмәтлек үзәгенең” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең белгечләре “Игелекле эшләр” кысаларында волонтерлар белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрнең өйләрендә булдылар.
1 нче декабрь көнне Яр Чаллы “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Хайбулова Рәмзия Гайнетдин кызы һәм Хаҗарова Мәдинә Мөхәмәт кызы китапханә хезмәткәре Мартынова Ләйсән Линар кызы белән берлектә “Көчле рухлы кешеләр” дигән кичә үткәрде.
Әниләр көне уңаеннан 29 ноябрьдә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Бу күзләрдән дә ягымлырак берни юк” исеме астында шигырь конкурсы уздырылды.
Шушы көннәрдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты филиалында квалификациясен күтәрү буенча укыту узды. Барлыгы программада ике йөздән артык кеше катнашты.