Минзәлә интернат-йорты вәкиле "Игелекле Казан" форумында катнашты

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгече Ландыш Фәттахова "Игелекле Казан" ачык форумында катнашты. Әлеге чара Республика башкаласында беренче тапкыр уза.

Форум "Игелекле Казан" шәһәр инициативасы кысаларында үткәрелде. Аның төп максаты булып Татарстан башкаласында хәйрия буенча системалы эшне үстерү торды.

Минзәлә интернат-йорты хезмәткәре үз чиратында әңгәмәдә катнашты.

"Волонтерлык – хәйрия эшчәнлеген тормышка ашыру буларак билегеле. Әлеге форум катнашучыларга хәйриячеләр белән дөрес эшләргә, мөнәсәбәтләрне дөрес төзи белергә өйрәтте”, – дип билгеләп үтте Ландыш Фәттахова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International