Актаныш комплекслы үзәгендә Инвалидлар көненә багышланган чара узды

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

29 ноябрь  көнне «Игелек үзәгенең” өйгә барып социаль  хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында булган инвалидлар белән “Чын күңелдән” дип исемләнгән  кичә үткәрелде.

Кичәдә сугыш ветераннары Тимер Фардиев , Әнәс Моратов, Садри Сахбиев, Ясүр Әхтәмов ,  Тимер Хадиев , үткән  тормыш юлын искә алып,  хәзерге  тормышка канәгать  булып  яшәүләрен искәрттеләр һәм рәхмәтләрен җиткерде. Актив тормыш позициясе алып баручы, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, иҗатка, тормышка гашыйк Мәүлидә Андерьянова,  үзенең шигырьләрен  укыды, истәлеккә китап бүләк итте. Шулай ук Фатихова Зәнфирә  апа  сүз алып,    шигырь  юллары   белән дәвам итте.

 Кичә бик матур һәм җанлы узды.  Өлкәннәр уй-фикерләре белән уртаклашты, үзләренең сорауларына төгәл җавап алды, тәгъдимнәрен җиткерде.

Кичә мул табын артында дәвам итте, катнашучылар истәлеккә фотога төшеп,  очрашуның соңгысы булмасын, кабат очрашырга язсын дигән теләктә  калды,  күтәренке кәефтә таралышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International