Минзәлә гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә “Сөенеч күзләре белән кара” дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрде. Чарада мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары катнашты.
Сәнгать мәктәбенең актлар залында төрле музыка һәм театр номерлары куелды. Чара ахырында инвалид балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.