Яр Чаллыда махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

2016 елның 6 декабрендә Яр Чаллы Тынычлык проспекты 87/22 адресы буенча КамАЗ мәдәният сараенда физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәреләчәк. Башлана сәгать 10 да.

Ярминкәдә шәһәрнең 10 оешмасыннан кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре катнашачак: ПАҖ “МТС” филиалы, “Газобетон” ҖЧҖ, ШЭ Караименко Н.А., “Таттелеком” ПАҖ, ЗУЭС Яр Чаллы филиалы, “Содексо ЕвроАзия” ҖЧҖ, 108 номерлы “Бәхетле балачак” балалар бакчасы”, ЯАҖ “ДБ ПФ “Промагрофонд” һәм башкалар.

Эш бирүчеләр пенсия консультанты,  эксперт, актив сату агенты, хэзмәт күрсәтү һәм сату буенча офис белгече, автоклавщик, арматурчы, пешекче, кассир, камыр эшләнмәләре остасы, машина йөртүче, дозалаучы, кран машинисты, бетон эремәсе җайланмасы операторы, контроль-үлчәү приборлары слесаре, слесарь-ремонтчы, слесарь-сантехник, киптерүче, транспортировщик, җыештыручы, тимербетон эшләнмәләре һәм конструкцияләрен формалаучы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, официант, аш бүлмәсе эшчесе, урам себерүче, җитештерү һәм хезмәт мәйданнарын җыештыручы һәм башка һөнәрләр буенча буш эш урыннарын тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International