“Без булдырабыз” проекты уңаеннан Казанга, Мәскәү шәһәренең Дәвалаучы педагогика үзәге белгечләре килде. Бу үзәкнең җитәкчесе – Битова Анна Львовна, үзенең командасы һәм безнең белгечләр белән, без проект буенча эшли торган интернат–йортларда булды.
Мәскәү белгечләре аларга балалар белән эшләү өчен кирәкле яңа, заманча китаплар бүләк итт һәм үзләренең мөһим киңәшләрен бирде.
2018 елның 7 июнендә Яңа Чишмә районы мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк.
"Асылташ" социаль йортына, бу көннәрдә космик корабль "төште". Бу "Дөньяның җиде могҗизасы" планетарие иде. Аның залга төшүе, чыннан да, иң чын могҗиза. Күп могҗизалар күргән укучыларыбыз, мона бик гаҗәпләнде.
Алабуганың картлар һәм инвалидлар интернат-йортында шахмат-шашка турниры булып узды.
3 июнь көнне Югары-Утар акылга зәгыйф балалар интернат-йортында Мәскәү белгечләре килде. Интернат-йортта Мәскәү шәһәре “Дәвәлау педагогика үзәге” белгечләре А.Битова, А.Фадина һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Ю.Абдреева, шулай ук “Апрель” Казан шәһәре реабилитация үзәге вәкилләре, Саба районы социаль яклау бүлеге башлыгы М.Хуҗин һ.б. Югары-Утар балалар йорты-интернаты директоры И.Гараев белән берлектә семинар булып узды. Шулай ук чарада Югары-Утар интернатында эшләүче медицина хезмәткәрләре, тәрбиячеләре дә катнашты.
1 июньдә Биектау районы «Өмет» комплекс социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә күңелле бәйрәм узды.
Бүген Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Кама Тамагы муниципаль районында эш визиты белән булып китте. Ул шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Менделеевск районының. “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балчыктан әвәләү дәресе оештырылды.
Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр өчен "Асылташ" социаль йорты балалары ел саен Россиянең эчке эшләр министрлыгы иҗтимагый советы ярдәме белән уздырыла торган Россиякүләм «Полицейский - Степа абый», балалар иҗаты бәйгесендә катнашты.
Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.