ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Саф һавада уйнаган уеннар бала организмына нык йогынты ясый, ди белгечләр. Гомумән, саф һавада йөрү физик һәм психик сәламәтлекне арттыра. Ә сәламәтлекне спорттан башка ныгытып булмый.

 

Халыкара Балаларны яклау көне уңаеннан Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре үзәктә исәптә торучы 56 гаиләдәге балалар һәм аларның әти - әниләре өчен  “Балачак дөньясында!” дип исемләнгән чара оештырды.

 

 

 

 

Тәтеш картлар һәм инвалидлар йортында  социаль ярдәм алучылар арасында шахмат-шашка буенча Республика конкурсында катнашу өчен сайлап алу туры узды.

 

 

31 майда Әлмәтнең «Опека» үзәгендә ата-аналар өчен «Баланың әхлакый яктан үсешендә гаиләнең роле» һәм «Балада начар гадәтләр булдырмауда ата-ананың шәхси үрнәге» дигән лекция узды. 

 

 

Лениногорск шәһәренең мәшгульлек үзәге район авыл башлыклары белән очрашу оештырды. Очрашуда авыллардагы эш бирүчеләр белән элемтәне ныгыту турында сүз барды.

Узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин «Балачак унъеллыгы» милли пректын тормышка ашыруны игълан итте. Аның кысаларында,яшь гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча, берничә тәкъдим кертелде.

«Ныклы гаилә» исемле партия проекты эгидасы астында Халыкара балалар яклау Көне кысаларында 2018 нче елның 1 нче июнендә “Веста” Үзәгендә белгечләр волонтерлар белән берлектә  социаль ярдәм күрсәтүдә торган  42 гаилә өчен «Җәйге вакыт -  бәйрәм һәм уен» дип аталган чара уздырдылар.  Максат:  бәйрәм атмосферасы оештыру,  балаларның иҗади потенциалын ачу өчен шартлар тудыру,  аларның күтәренке кәефләрен булдыру.

 

 

 

Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. Агымдагы елның 3нче июненә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу өчен айлык акчалата түләү республиканың 1589 анасына билгеләнгән.

Россиядә токсикоманиянең һәм әфьюнчылыкның күләме соңгы унбиш елда афәткә әйләнеп бара. Шуның өчен хәзерге заман шартларында Россиядә әфьюн таратуны һәм куллануны кисәтү аерым әһәмиятле урын били. Ул дәүләт һәм җәмгыять алдындагы иң мөһим, өстенлекле бурычлар исәбенә кертелергә тиеш.

 

Ышаныч телефоны төрле  кыенлыклар кичерүче кешегә, аңлаешлы булырга, үзе өчен тыныч шартларда бу хәлне чишү юлларын эзләргә  ярдәм алырга мөмкинчелек бирә. Шалтыратучының яше, милләте, сәламәтлеге мөһим түгел, әлбәттә. Һәрбер ярдәмгә мохтаҗ кеше тыңланган булырга хокуклы.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International