"Асылташ" социаль йортына, бу көннәрдә космик корабль "төште". Бу "Дөньяның җиде могҗизасы" планетарие иде. Аның залга төшүе, чыннан да, иң чын могҗиза. Күп могҗизалар күргән укучыларыбыз, мона бик гаҗәпләнде.
Кинәт, көтмәгәндә, корабль эченнән чып-чын космонавт чыкты. Балаларны йолдызлы күк буенча очарга чакырды. Корабль эчендә алар йолдызлар һәм планеталар турында бик күп яңалыклар белде. Планеталарның Марс, Юпитер, Җир һәм Кояш исемнәренә ия булулары алар өчен зур ачыш иде. Җиргә кире кайту белән балаларны тагын бер көтелмәгән сюрприз көтте - космонавт барлык балаларны йолдызлы дискотекага чакырды. Балалар бик канәгать һәм бәхетле калды. Алар әле бик озак безнең галәм планеталары турында сөйләшеп, киңәшеп утырдылар.
Йолдызларга мавыктыргыч сәяхәт өчен безнең кунакларга рәхмәтебезне җиткерәбез, ди "Асылташ" җитәкчелеге.