Биектауда балалар Сабан туе

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

1 июньдә Биектау районы «Өмет» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Сабан туе бәйрәме узды.

Бәйрәмгә физик мөмкинлеләре чикле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Чара үзәк территориясендә оештырылды.

Балалар күңел ачты, төрле уеннарда, конкурсларда катнашты. Бу көнне алар белән бергә махсус аниматор-клоун да эшләде. Сабан туе бәйрәмендә балалар татлы күчтәнәчләрдән авыз итте, үзләре өчен оештырылган тамашаларны күзәтте. «Өмет» үзәге җитәкчелеге балалар ярдәме оештырырга булышканнарга олы рәхмәтен җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International