Зәй предприятиесе хезмәткәрләренә өлешчә әҗәтен кайтарды

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Үткәрелгән чаралар барышында Зәй районы «Гидромонтаж» «Проект-төзү» ҖЧҖ фирмасы предприятиясе эшчеләренә булган әҗәтенең бер өлешен кайтарды. Шулай итеп, предприятиенең 96 хезмәткәренә 500,0 мең сум күләмендә өлешчә хезмәт хакын түләү буенча бурычы түләнде.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сорауларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольда тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International