Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстанның Балтач һәм Кукмара районнарына эш визиты оештырды.
2018нче елның 1нче июне көнне Әлмәт шәһәрендә ««Мобиль ТелеСистемалар» Публика Акционер Җәмгыяте» компаниясенең «Йөз игелекле гамәл» хәрәкәте уңаеннан «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән берлектә игелекле чара оештырылды. Үзәкнең гаилә һәм балаларга ярдәм бүлекчәсендә социаль ярдәм алучы күп балалы Васильева Людмила гаиләсенә матди ярдәм күрсәтелде.
Питрәч муниципаль районы "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе педагогы Валентина Киселева 2018 елның 5 июнендә балалар шәһәрчеге территориясендә Бөтендөнья әйләнә - тирә мохитне саклау программасы уңаеннан "Тынычлыкны саклыйк" исеме астында асфальтта рәсем ясау конкурсы уздырды.
«Балкыш» социаль тернәкләндерү үзәгендә Чистайның мәшгульлек үзәге белгечләре яшь инвалидлар белән очрашты.
4 июньдә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге “Доверие” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ярдәм алучы балалар белән очрашу үткәрде. Мәшгульлек үзәге комплекслы план нигезендә, оештырган проект, җәйге каникул чорында эшләргә теләк белдергән балалар өчен уздырылды.
5 июнь көнне Бөгелмәнең “Маяк” социаль үзәгендә шәфкать туташы Елена Федотова катнашында “Нарконикларга юк!” дип әйтәбез” темасына әңгәмә булып
Агымдагы елның май аенда Әлмәт районында хезмәт шартларын тикшерү буенча чаралар оештырылды. Барлыгы 53 хезмәт урыннары тикшерелде, дип хәбәр итә проект авторлары.
Биш көнлек хезмәт атнасында 10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре дип билгеләнә. 9 һәм 14 июнь көннәрендәге эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.
2018 елнын 5 июнендә Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмэт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә Балаларны яклау көненә багышлап «Балачак бәйрәме» оештырды.
Әлкинең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Наркотиклардан башка тормыш” дигән лекция укыдылар.