Алабуганың картлар һәм инвалидлар интернат-йортында шахмат-шашка турниры булып узды.
Чарада интернат-йорттата тәрбияләнүчеләр «Россия пенсионерлары берлеге» әгъзалары һ.б оешмаларның ветераннары катнашты. Турнир барышында иң лаеклы уен осталары билгеләнде. Җиңүчеләр республика күләмендә Казанда уза торган ярышларда катнашу бәхетенә иреште.