«Степа абый – полицейский» панносы авторы җиңү яулады

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр өчен "Асылташ" социаль йорты балалары ел саен Россиянең эчке эшләр министрлыгы иҗтимагый советы ярдәме белән уздырыла торган Россиякүләм «Полицейский - Степа абый», балалар иҗаты бәйгесендә катнашты.

Татарстанның эчке эшләр министрлыгында, әлеге конкурсның төбәк этабына йомгак ясалды. Нәтиҗәдә дүрт иң яхшы башкарылган, иң ачык һәм креатив эшләр билгеләнде. Тәрбияче Лилия Фаттахова җитәкчелегендә, безнең тәрбияләнүче кызыбыз, Зәйнәб Шәмсутдинова пластилиннан «Степа абый – полицейский» панносын жюри билгеләп үтте һәм җиңүчеләрнең берсе дип билгеләде.

Бу эш, конкурсның икенче этабында катнашу өчен Россиянең Эчке эшләр министрлыгына җибәрелде. Шушы бәйгедә ул бөтен Россия дәрәҗәсендә социаль йортыбызның данын яклаячак. Уңышлар теләп һәм түземсезлек белән уңай нәтиҗәләрне көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International