3 июнь көнне Югары-Утар акылга зәгыйф балалар интернат-йортында Мәскәү белгечләре килде. Интернат-йортта Мәскәү шәһәре “Дәвәлау педагогика үзәге” белгечләре А.Битова, А.Фадина һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Ю.Абдреева, шулай ук “Апрель” Казан шәһәре реабилитация үзәге вәкилләре, Саба районы социаль яклау бүлеге башлыгы М.Хуҗин һ.б. Югары-Утар балалар йорты-интернаты директоры И.Гараев белән берлектә семинар булып узды. Шулай ук чарада Югары-Утар интернатында эшләүче медицина хезмәткәрләре, тәрбиячеләре дә катнашты.
Семинар алдыннан кунаклар интернатта тәрбияләнүче балалар яшәү шартлары белән танышты.
Семинар барышында балаларга кагылышлы төп проблемалар һәм сораулар күтәрелде. Соңыннан семинар түгәрәк өстәл артында дәвам итте.