Менделеевск районының. “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балчыктан әвәләү дәресе оештырылды.
Балчык – үзенчәлекле материал, ул бик күп өстенлекләргә ия, ди белгечләр. Аның белән эшләргә җиңел, теләсә нинди форманы ала, су белән кушыла. Балчыктан төрле әйберләр ясау өчен аерым сәләт тә кирәкми, аерым да күмәкләп тә шөгыльләнергә мөмкин.
Иҗат иткән вакытта балалар үзара сөйләшә, фикерләре белән уртаклаша. Мондый чаралар аларда тел байлыгын арттырырга, аралашу сәләтен үстерергә ярдәм итә.
Бүгенге дәрестә “Кама таңнары” балалары сабын савыты ясады. Алар барысыда дәрестән канәгать калды, үз куллары белән иҗат ителгән савытлары белән горурландылар.