2018 елның 7 июнендә Яңа Чишмә районы мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк.
Эш бирүчеләрнең вәкилләре әңгәмә үткәрү барышында ярминкәдә катнашучыларны эш шартлары, эшкә алынасы персоналга карата булган таләпләр белән таныштырачак.. Гражданнарны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирәчәкләр. Мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан эшкә урнашу, һөнәри укыту һәм белемен арттыру, хезмәт һәм гарантиягә кагылышлы мәсьәләләр буенча консультатив хезмәтләр күрсәтеләчәк.
Вакансияләр ярминкәсе Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы 93 йорт адресы буенча урнашкан Мәшгульлек үзәге бинасында узачак. чара сәгать 9 да башлана.