Питрәч районы “Шатлык” приюты социаль педагогы О.Закалова өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән «Толстой һәм Без» дигән әдәби КВН үткәрде.
28 июньдә Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Шырпылар бәләкәчләр” дигән янгын куркынычсызлыгы чарасы оештырылды. Янгын – куркыныч афәт.
Россиягә эшләргә яки укырга килергә теләүчеләр өчен «M-Help. Ярдәм мигрантларга» дигән кушымта булдырылган.
Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.
“В твою пользу” хәйрия фонды 2018 елның июнендә 13 бала көтә торган гаиләне һәм яңа гына бала авазы яңгыраган гаиләләрне дә шатландырырга өлгерде.
27 июньдә Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре шәһәрнең Төзелеш-техник колледжын тәмамлаучылар белән очрашты. Очрашу вакытында яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе каралды.
"Үз иреклеләр – балаларга” акциясы һәм Волонтерлар елы уңаеннан, Сарман районы "Шәфкатъ" үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе “Бүләккә уенчык” дип исемләнгән хәйрия акциясын игълан итте.
26нчы июнь көнне Сарман районы "Шәфкатъ" үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе, Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан, “Яшьләр наркотикларга каршы!” исемле профиликтик акция үткәрде. Акцияның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләр арасында яман гадәтләргә карата тискәре караш уятуны формалаштыру.
Чаллының "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында спорт чарасы булып узды. Балалар чыдамлыкка, үҗәтлеккә, тизлеккә ярышты.
«Профориентационный кинотеатр «Ориентир» проектын тормышка ашыру максатыннан Алабуганың мәшгульлек үзәге июнь аенда иртә профориентация циклыннан дәресләр оештырды.