27 июньдә Бөгелмәнең “Маяк” социаль адаптация үзәгендә Гөлназ Турусова теләге буенча мастер-класс булып узды.
Әлмәтнең мәшгульлек үзәгенә «Татнефтепроводстрой төзелеш фирмасы» акционерлык җәмгыятеннән эшсез инвалидларны хезмәт урыннарына урнаштыру өчен эш урынын җиһазландыру буенча чарада катнашырга теләк белдереп гариза килеп төште. Эш бирүче, сакчының хезмәт урынын видеокүзәтү системасы куеп җиһазландырырга планлаштыра. Махсус төзелгән комиссия әлеге тәкъдим ителгән гозерне тикшерде.
Менделеевск районында оештырылган Күңелле математика көне "Камские зори" приютының мәктәпкәчә яшендәгеләр өчен мавыктыргыч чара булды.
27 июньдә “Апрель” үзәге җитәкчелеге Идел буе һәм Вахитов районы администрациясе вәкилләре белән очрашты. Бу очрашу вакытында үзара хезмәттәшлек итү һәм “Бергә булдырабыз” проекты турында сөйләштеләр.
27 июньдә Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яшьләр көненә багышланган интеллектуаль уен – викторина булып узды.
27 июнь, Бөтендөнья балык тоту көнендə, Спас картлар һəм инвалидлар йортының социаль хезмəт алучылары - балык тотарга яратучылар Гусиха авылы күленə юл тотты.
26нчы июньдә Яшел Үзәндә чәчтараш һөнәре буенча курслар төгәлләнде. Курсларны шәһәрнең мәшгульлек үзәге оештырды.
Чирмешәннең картлар һәм инвалидлар йортында һәр көн саен мулла катнашында әхлак темасына әңгәмәләр оештырыла.
25 яшь тулмаган хатын-кызларга беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, 29 яшьтән яшьрәк хатын-кыз өченче баласын тапкач, 100 мең сум бирәләр.
27 июнь көнне “Астра” тернәкләндерү үзәгендә спорт – сәламәтләндерү, тәрбия планы буенча балаларга һәм әти-әниләргә “Сәламәтлекне саклау. Тән өлешләре” дидактик уеннар элементлары һәм физик күнегүләр комплекслары кулланып профилактик әңгәмә үткәрелде.