“Астра” үзәгендә янгын куркынычсызлыгы чарасы үтте

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

28 июньдә Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Шырпылар бәләкәчләр” дигән янгын куркынычсызлыгы чарасы оештырылды. Янгын – куркыныч афәт.

Балаларның куркынычсызлыгы җәмгыятьнең бурычы. Шуңа күрә көндезге бүлек тәрбиячеләре чара үткәрде. Аның максаты балаларны янгын белән уйнау һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу фаҗигага китерүе турында таныштыру. Балалар ата-аналар белән бергә янгынлык турында фильм карады. Тәрбиячеләр белән бергәләп янгынның файдасы һәм зыяны турында сөйләштеләр, мәкальләр, шигырьләр искә төшерделәр.

Шулай итеп зурлардан балалар янгын вакытында үзеңне ничек тотарга, нинди номерга шалытатырга кирәклеген белделәр. Бу чара балаларда күп кенә тәэсир һәм хисләр уятты. Актив катнашучыларга “Коткаручы” медале бирелде. Бу чарада 18 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International