Сарман районында "Бүләккә уенчык" акциясе игълан ителде

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

"Үз иреклеләр – балаларга” акциясы һәм Волонтерлар елы уңаеннан, Сарман районы "Шәфкатъ" үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе “Бүләккә уенчык” дип исемләнгән хәйрия акциясын игълан итте.

Акцияның төп максаты – аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтү. Әлеге уңайдан күпләр ярдәм кулы сузды. Яңа уенчыклар да, яхшы хәлдә сакланган искеләрен дә китерделәр. Авыр хәлдәге гаиләләргә шатлык бүләк итәргә әзер булган кешеләрне күреп, күңел сөенә. Акция барышында жыелган уенчыклар аз керемле гаиләләрдәге һәм инвалид балаларга тапшырылды.

Һәр баланың тормышында әкияткә һәм тылсымга урын бар. Балаларга әкият һава урынына кирәк, ул аларга яхшыга ышанырга, киләчәккә өмет белән карарга, яхшыны яманнан аерырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International