Чаллының "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында спорт чарасы булып узды. Балалар чыдамлыкка, үҗәтлеккә, тизлеккә ярышты.
Хәрәкәтле уеннар һәм спорт биюләре, туплы эстафета, төрле конкурслар балаларның күңелен ачты, аларны бер-берләренә якынайтты. Чарада балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә катнашты.
Ярышларның азагында җиңүчеләр билгеләнде, аларга татлы призлар өләштеләр. "Ата-аналар белән уздырылган теләсә нинди спорт бәйрәме, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыта, активлыкны арттыра, балада сәламәт яшәү рәвешенә игътибарны юнәлтергә булыша", - ди приют тәрбиячесе Ираида Мәдиярова.