Татарстан яшьләре - наркотикларга каршы!

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

26нчы июнь көнне Сарман районы "Шәфкатъ" үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе, Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан, “Яшьләр наркотикларга каршы!” исемле профиликтик акция үткәрде. Акцияның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләр арасында яман гадәтләргә карата тискәре караш уятуны формалаштыру.

Акция барышында волонтерлар авыл халкына наркотикларның кеше организмына тискәре йогынты ясавы турында мәгълумати буклетлар таратты, авылдашларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды. Чара дәвамында 200 буклет таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International