“В твою пользу” хәйрия фонды 2018 елның июнендә 13 бала көтә торган гаиләне һәм яңа гына бала авазы яңгыраган гаиләләрне дә шатландырырга өлгерде.
Чирмешәннең “Доброе сердце" комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә теркәлгәннәргә барлык-кирәк ярак тутырылган матур һәм зур тартмалар өләшенде. Бүләк алучылар хәйриячеләргә олы рәхмәтләрен җиткерә.