Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Үткәрелгән чаралар барышында Лаешның авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшчәнлек алып барычы “Березка” ҖЧҖ 27 хезмәткәрләренә 498,0 мең сумлык бурычын кайтарды.
Шулай ук Чистай районының “Партнер” ҖЧҖ дә хезмәткәрләренә өлешчә әҗәтен бирде. Эшчәнлеген транспорт өлкәсендә җәелдергән оешма 3 хезмәткәренә 536,0 мең сумлык бурычын түләде.
Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сорауларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы махсус контрольда тота.