Алабуга балалары кече яшьтән үк һөнәрләр турында белеп үсә

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

«Профориентационный кинотеатр «Ориентир» проектын тормышка ашыру максатыннан Алабуганың мәшгульлек үзәге июнь аенда иртә профориентация циклыннан дәресләр оештырды.

Чарада мәктәпкәчә балалар катнашты. 5-7 яшьтәге 225 бала һөнәрләр буенча үзләренең белемнәрен арттырды. Теге яки бу профессияне үзләштерү өчен кайда белем алырга кирәклеге белделәр. Соңыннан нарасыйлар һәр һөнәрнең кирәклеге, мөһимлеген аңладылар. 

Дәрес барышында балалар уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр, әти-әниләрнең һөнәрләре турында сөйләделәр. Белгечләр раславынча мондый чаралар  балаларны кече яшьтән һөнәр сайларга өйрәтә. Алабуга мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре әлеге проектны алга таба да дәвам итәчәкләрен хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International