27 июньдә Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре шәһәрнең Төзелеш-техник колледжын тәмамлаучылар белән очрашты. Очрашу вакытында яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе каралды.
Мәшгульлек үзәге белгечләре булачак эш эзләүчеләрнең күп санлы сорауларына җавап бирде, консультация оештырды. Дустанә форматта узган очрашу вакытында яшьләр планнары белән дә уртаклашты. Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Наталья Казанова "Беренче эш урыны" прораммасы шартлары һәм тәртипләре белән таныштырды. Диплом алганнан соң, эшләргә теләүче кайбер яшьләр эш бирүчеләргә юллама алачак.
Очрашуда җәмгысе 20 кеше катнашты. Мондый чараларны Бөгелмә мәшгульлек үзәге башка уку йортларында да оештырырга ниятли.