«Толстой һәм Без» - әдәби КВН

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Питрәч районы “Шатлык” приюты социаль педагогы О.Закалова  өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән «Толстой һәм Без» дигән әдәби КВН үткәрде.

Уенда “Лев” һәм “Сугыш һәм тынчылык” командалары катнашты. Командалар язучының биографиясеннән алынган фактларга җавап бирде. Шулай ук әсәрләреннән өзекләр сөйләде, тест үттеләр.

Уенның ахырында иҗади конкурс оештырылды. Анда балаларга “Толстой һәм Без” дигән стена гаҗите  гамәлгә куелды.  Аны язучы әсәрләреннән алынган фразалар белән якларга тиеш  иделәр.

Лидерлар рәтенә “Сугыш һәм тынычлык” командасы чыкты, ди проект авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International