ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Патриотик тәрбия уңаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" балаларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре “Александр Невский – рус җиренең яклаучысы. Нева сугышы” дигән чара үткәрде. Бу чараның максаты – Россиянең тарихи үткәнен өйрәнү, Александр Невскийның батырлыгын тирәнтен белү, патриотик тәрбия бирү.

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм  район предприятияләренең эшсез гражданнар өчен түләүле иҗтимагый эшләр оештыру һәм үткәрү буенча уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә, агымдагы елның җиде ае эчендә 299 эшсез вакытлы эшләргә урнаштырылды.

21-22 июльдә Бөгелмәнең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштырырга ярдәм итү үзәгендә интернат учреждениеләреннән чыгучы яшь ата-аналар белән очрашу узды.

Шушы көннәрдә Алабуганың мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Алар биредә Мобиль офис эшчәнлеге уңаеннан балаларга профориентация хезмәте күрсәтте.

Яр Чаллы шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кояшкай” тернәкләндерү үзәге дәүләт автоном учреждениесендә “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашырыла.

19-20 июль көннәрендә "Куркынычсызлык әлифбасы" уку үзәгендә укулар узды. Анда Биектау районының "Өмет" социаль үзәгенең 42 хезмәткәре белемнәрен чарлады.

Татарстан Буа муниципаль райондагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү “Гармония” үзәге, иҗтимагый проект оештыру буенча йортларда хезмәт күрсәтүче белгечләр "Олылар өчен куркынычызлык мәктәбен” оештырды.

23 июльдә Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Гаҗәеп балыклар “, дип аталган экологик шөгыль булып узды. Шөгыльнең максаты балаларны суда яшәүче җан ияләре белән таныштыру, балыкларның күп төрле булулары турында күзаллауларын киңәйтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Татарстанның Мамадыш  картлар һәм инвалидлар интернат-йортында экстремизм һәм терроризмны кисәтү максатыннан көн саен видеороликлар күрсәтү оештырылды.

Иҗат белән шөгыльләнү,  мөмкинлекләре чикле булган балаларның иҗади үсешенә, сабырлыгына уңай тәэсир итә. Балада җаваплылык хиссен дә арттыра. Иҗат белән шөгыльләнгән балалар дөньяны конструктив кабул итә һәм кешеләр арасында үзләрен җиңел тота.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International