Ел башыннан Әлмәттә 300ләп кеше вакытлыча эшкә урнаштырылган

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм  район предприятияләренең эшсез гражданнар өчен түләүле иҗтимагый эшләр оештыру һәм үткәрү буенча уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә, агымдагы елның җиде ае эчендә 299 эшсез вакытлы эшләргә урнаштырылды.

Мәшгульлек үзәге җәмәгать эшләренә тартылган эшсезләргә матди ярдәм күрсәтә, ә эш бирүче, иҗтимагый эшләрдә мәшгуль булучыларга Россия Федерациясе законнарында каралганча хезмәт хакы түли.

Җәмәгать эшләрен оештыру һәм үткәрү буенча  килешү төзергә теләүче эш бирүчеләргә мәшгульлек үзәгенә үтенеч белән мөрәҗагать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: (8553) 32-34-94, 32 - 34-99.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International