Шушы көннәрдә Алабуганың мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Алар биредә Мобиль офис эшчәнлеге уңаеннан балаларга профориентация хезмәте күрсәтте.
Мөмкинлекләре чикле балалар мәшгульлек үзәге эшчәнлеге, пешече, кондитер һәм кулинар һөнәрләре турында мәгълүмат алды. Уен форматында һөнәрләрнең мөһимлеген, кирәклеген аңлатып үтелде. Булачак һөнәрне сайлауга җитди килергә кирәклеге дә төшендерелде.
Соңыннан мәшгульлек белгечләре, балаларның сәламәтлеген искә алып, белем алу кирәклегенә дә басым ясады. Очрашуда җәмгысе 18 яшүсмер һәм аларның әти-әниләре катнашты.