"Гармония" үзәгендә социаль ярдәм алучы балалар рәсем конкурсында катнашты

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Иҗат белән шөгыльләнү,  мөмкинлекләре чикле булган балаларның иҗади үсешенә, сабырлыгына уңай тәэсир итә. Балада җаваплылык хиссен дә арттыра. Иҗат белән шөгыльләнгән балалар дөньяны конструктив кабул итә һәм кешеләр арасында үзләрен җиңел тота.

Иҗат белән шөгыльләнүчеләргә һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк. Һәр уңышлары өчен сөенергә, аларны билгеләп узу да зур нәтиҗә бирә, ди педагоглар.

Нурлат районының "Гармония"  үзәгендә тәрбияләнүче үзенчәлекле балалар  "Минем гаилә, яратам сине!" открыткалар конкурсында катнашты. Конкурсны оештыруда "Махеев" хәйрия фонды ярдәм күрсәтте. Алар балаларны Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләде. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International