Яр Чаллы шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кояшкай” тернәкләндерү үзәге дәүләт автоном учреждениесендә “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашырыла.
Әлеге проект уңаеннан 23нче июльдә 34 инвалид бала белән тәрбияче О.Богданова "Әби өчен казлар" исемле мастер-класс оештырды. Балалар "Жили у бабуси два веселых гуся" исемле җырны тыңлагач, әбиләре өчен матур казлар ясарга булдылар. Тәрбияче апалары белән кәгазьдән искиткеч казлар ижат иттеләр.