Патриотик тәрбия уңаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" балаларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре “Александр Невский – рус җиренең яклаучысы. Нева сугышы” дигән чара үткәрде. Бу чараның максаты – Россиянең тарихи үткәнен өйрәнү, Александр Невскийның батырлыгын тирәнтен белү, патриотик тәрбия бирү.
Балалар бөек полководец турында видеоязма карадылар. Логопед Лемара Ганиева балаларга искергән, хәзер бездә кулланышта булмаган сүзләрнең мәгънәсен аңлатты. Бәрелеш алдыннан князь Невскийның “Кем безгә каршы кылыч белән килә, шул кылычтан үлә” дигән сүзе хәзер инде “әйтем” булып калган. Чара ахырында балалар рус көрәшчеләренең Александр Невский чорындагы киемнәрен буяды.
Үзәктә эшләүче хезмәткәрләр әйтүе буенча, мондый чаралар балаларда туган җиргә мәхәббәт, әхлак тәрбиясе, патритотик рух тәрбияли.