Биектауның "Өмет" белгечләре янгын куркынычсызлыгы буенча белемнәрен чарлады

2018 елның 24 июле, сишәмбе

19-20 июль көннәрендә "Куркынычсызлык әлифбасы" уку үзәгендә укулар узды. Анда Биектау районының "Өмет" социаль үзәгенең 42 хезмәткәре белемнәрен чарлады.

"Янгын сүндерү-техник минимум" программасы  буенча уку барышында "Өмет" белгечләре янгын куркынычсызлыгы буенча яңа кануннар белән танышты. Янгын вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәнде.  Программага практик дәресләр дә кертелгән иде. Янгын сүндерү җайланмалары белән эш иттеләр, янгыннан башкаларны коткару серләрен дә өйрәнделәр. Уку курсын тәмамлаган һәр хезмәткәргә махсус таныклык тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International