21-22 июльдә Бөгелмәнең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштырырга ярдәм итү үзәгендә интернат учреждениеләреннән чыгучы яшь ата-аналар белән очрашу узды.
Чарада катнашучыларга "Ана һәм бала" укыту программасы тәкъдим ителде. Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге белгече Снежана Лунева эшсез гражланнарга "Хезмәт базарында социаль адаптация" программасы буенча тренинг уздырды. Очрашуга килүчеләргә хезмәт урыннары эзләү буенча киңәшләр бирелде, резюмены дөрес тутыру өйрәтелде. Шулай ук, эш бирүчеләр белән дөрес әңгәмә алып бару алымнары да тәкъдим ителде. Белгеч гражданнарның барлык сорауларына да җавап бирде һәм буклетлар таратты.