Статистик мәгълүматларга караганда, Чистайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 417 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 5 кешегә азрак.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 24 июленә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 704 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 26 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,52 % күрсәткечен тәшкил итте.
24 июльдə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында шəфкать туташы Н.Кирилова "Өлкəн яшьтəге кешелəрдə баш əйлəнү" темасына ачык һавада əңгəмə үткəрде.
Баулының "Шәфкать" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл", дигән спорт чарасы оештырды.
Лениногорскның мәшгульлек үзәгендә "Мастер профи" укыту үзәге психологлары тарафыннан физик мөмкинлекләре чикле эшсез гражданнар белән очрашу оештырылды. Очрашу вакытында гражданнарга психологик ярдәм күрсәтелде.
Питрәчнең "Шатлык" приюты балалары җәйне күңелле уздыра. Кунакка байкерлар килә, "учак" янында индейцлар, биюләр оештырыла...
Сәламәтлеккә файдалы арт-терапия төрендә ком терапиясе иң шәп ысулларның берсе санала.
Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт күрсәтү белгече Ләйсән Имамутдинова “Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору” дигән темага әнгәмә үткәрде.
Бүген Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә милли бизәкләр белән таныштыру чарасы оештырылды. Чараның максаты булып рус һәм татар халкының бизәкләрен өйрәнү куелды.
23 июльдә Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галлямова һәм социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова социаль хезмәт алучыларга гарантияләнгән социаль хезмәтләрнең сыйфатын күрсәтә торган анкета биремнәре тәкъдим итте һәм аларга җаваплар алды.