23 июльдә Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Гаҗәеп балыклар “, дип аталган экологик шөгыль булып узды. Шөгыльнең максаты балаларны суда яшәүче җан ияләре белән таныштыру, балыкларның күп төрле булулары турында күзаллауларын киңәйтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Тәрбияче чара барышында табышмаклар чишү, әңгәмә, уен, проблемалы ситуациядән чыгу, иллюстрацияләр карау, картиналарны буяу, кәгазьдән оригами ясау методларын кулланды.
Табышмаклар чишеп, балалар балык төрләрен белделәр, балык тәненең төзелешен, һәр органның функциясен өйрәнделәр. Балыкның яшен ничек белеп була, балыклардан файда һәм ул нинди? Практик өлештә оригами ясадылар һәм балык рәсемнәрен буядылар.
Шөгыльнең ахырында балалар балыкларның файдасы һәм аларның кеше тормышындагы роле турында нәтиҗә ясады, табигатькә сакчыл карарга кирәклегенә төшенгәннәрен күрсәттеләр. Шөгыльне тәрбияче Татьяна Исхакова әзерләде һәм үткәрде. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти- әниләре барлыгы 25 кеше катнашты.