ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Тәтеш интернат-йортында 20нче  июльдә  халыкара  шахмат көненә багышланган  турнир уткәрелде.

2018 елның 20 июлендә Баулы муниципаль районында "Шәфкать" халыкка  социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Әлмәт территориаль куллану базарында закон бозуларны кисәтү буенча алкоголь инспекциясе бүлеге мөдире Лилия Залятова "Кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольнең зыяны" турында лекция үткәрде.

Чаллының     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль хезмәт алучыларга бию түгәрәге эшли.  Чараның төп максаты: бию аша социаль хезмәт алучыларның ихтыяҗларын  канәгатьләндерү, иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм буш вакытларын күңелле уздыру иде.

20 июльдә Волонтерлар елы уңаеннан "Волонтер" үзәге волонтерлары Әлмәт "Опека" социаль ярдәм күрсәтү белгечләре белән берлектә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабан туе оештырды.

24 июльдә Бөгелмә шәһәренең мәшгульлек үзәге әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева мәшгульлек өлкәсенә караган, юридик характерда консультация оештырачак.

Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кече яшьтәге төркем балаларының уйлап табу сәләте һәм дәвамлы кызыксынуларын үстерү җәһәтеннән төрле чаралар оештырыла.

2018нче елның 19 июлендә Әлмәт шәhәренең Г.Стефановский исемендәге сурәтләр күргәзмәсендә «Музейда рәсем төшерәбез» исемле мастер-класс узды. Бу тамаша гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсендә ярдәм алучы балалар өчен үткәрелде.

2018 елның 19 июлендә  Чистай муниципаль районында  «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе белгече Э.Кыямова  социаль куркыныч хәлдә булучы гаиләләрдәге  хатын-кызлар белән   “Гаилә тормышының нигезләре” исемле профилактик дәрес үткәрде. 

 

19 июль көнне  Питрәч муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приютында Татарстан республикасының иҗтимагый төбәк оешмасы “Руки помощи”  ярдәме белән тегү остаханәсе ачылды.

Казанның «Апрель» тернәкләндерү җитәкчесе Н.Трифонова  бассейннарында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга дәресләр үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International