Балтач муниципаль районында 15 ноябрь көнне Норма авылда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Габделхак Мөҗиповны 90 яшьлек юбилее белән котлау тантанасы булып узды.
2018 елда Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан "PROFкомпас" һөнәри юнәлеш бирү проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында "Хезмәт кешесе" кул эшләнмәләре конкурс-күргәзмәсе һәм "Агрprofi" авыл хуҗалыгы культураларын үстерү буенча конкурс игълан ителгән иде. "PROFкомпас" проекты буенча конкурста мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.
16 ноябрь көнне "Белла Волга" ҖЧҖ медицина вәкиле Марина Курмышкина Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортының хезмәт күрсәтүче персоналы белән "Урында яткан социаль хезмәтләр алучыларны тәрбияләүнең заманча технологияләре" темасына семинар үткәрде.
Арчадагы “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Халык – ара КВН” уңаеннан “Спортка кагылышлы КВН” исемле спорт чарасы үткәрелде.
16 ноябрьдә Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Ленара Шәйдуллина һәм Эльмира Гәрәфетдинова ведомствоара “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханәсендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.
"Компьютер белеме” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында 13 ноябрьдә Түбән Каманың “Веста” үзәгендә "Мәгълүмати ресурслардан файдалану" темасына чираттагы дәрес узды.
"Асылташ" социаль йортындагы, "Курносики" төркеме балаларына һөнәрләр дөньясына чуму өчен үзенчәлекле мөмкинлек тәкъдим ителде. Алар "КидСпейс" балалар шәһәрчегендә булды, анда төрле һөнәрләр белән таныштылар.
Түбән Камада шикәр диабеты белән интегүче балалар өчен "Минем киләчәк бүген башлана" һөнәри юнәлеш бирү проектына йомгак ясадылар.
Югары Ослан районының "Өмет утрауы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә профилактика субъектлары катнашында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының ашыгыч утырышы узды.
15 нче ноябрендә "Татарстан – минем горурлыгым" программасы уңаеннан 13 нче социаль участокта "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева күп балалы, аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләрдән 10 бала һәм яшүсмер арасында "Татарстан хәзинәләре" дигән дәрес үткәрде.