Арчада балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтәләр

2018 елның 16 ноябре, җомга

Арчадагы “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү  үзәгендә “Халык – ара КВН” уңаеннан “Спортка кагылышлы КВН” исемле спорт чарасы үткәрелде.

Тәрбияче Гүзәлия Вәлиева фикеренчә мондый бәйрәмнәр үзәккә йөрүче балаларда спортка карата кызыксыну, сәләмәт яшәү рәвеше алып баруда, бердәмлек, ярдәмче, дуслык кебек сыйфатлар тәрбияләү чарасы булып тора. Балалар өчен төрле хәрәкәтле уеннар оештырылды, “Күңелле эстафета” кебек уеннарда балалар бик теләп катнашты.

"Мондый проектлар күбрәк оештырылган очракта сәләмәт яшәү чыганаклары көчәя, балаларда спортка карата кызыксыну тагы да арта", -ди оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International