"Компьютер белеме” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында 13 ноябрьдә Түбән Каманың “Веста” үзәгендә "Мәгълүмати ресурслардан файдалану" темасына чираттагы дәрес узды.
Дәрестә белгеч катнашучыларга ТР Дәүләт хезмәтләре порталының нинди мөмкинлекләр бирүен сөйләде, анда ничек теркәлергә кирәклеген күрсәтте. Шәхси кабинет ачылганнан һәм шәхси мәгълүматлар кертелгәннән соң укучылар ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрне, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны, салымнарны карый алды, балалар бакчасына чиратны ничек карарга икәнен белде. Шулай ук алар су һәм газ өчен счетчик күрсәткечләрен бирергә өйрәнде.
Дәрес ахырында катнашучылар ТР Дәүләт хезмәтләре порталының зур мөмкинлекләре һәм өстенлекләре бар һәм алардан өйдән чыкмыйча гына теләсә кайсы вакытта файдаланырга мөмкин, дигән нәтиҗә ясады.